Акхуҗалар Кәрим Тинчурин театрында әсәрдән өзек күрсәтте
15 март көнне Акхуҗа мәктәбе театр коллективы, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган өченче республикакүләм конференциясендә: Драматургия "Театр яктылыкка, нурга илтә" номинациясендә Шәриф Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә" әсәреннән өзек күрсәттек. Кәрим Тинчурин театры бинасында мәртәбәле жюри (Илдар Хәйруллин, Исламия Мәхмүтова, Әлфия Миңнуллина, Нәҗибә Ихсанова) тарафыннан без күрсәткән өзек югары бәяләнде. "Иң яхшы...
15 март көнне Акхуҗа мәктәбе театр коллективы, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган өченче республикакүләм конференциясендә: Драматургия "Театр яктылыкка, нурга илтә" номинациясендә Шәриф Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә" әсәреннән өзек күрсәттек. Кәрим Тинчурин театры бинасында мәртәбәле жюри (Илдар Хәйруллин, Исламия Мәхмүтова, Әлфия Миңнуллина, Нәҗибә Ихсанова) тарафыннан без күрсәткән өзек югары бәяләнде. "Иң яхшы ир-ат роле"нә республиканың 22 мәктәбе арасыннан кабат Давлетшин Нияз лаек булды. Ниязга фән һәм мәгариф министрлыгыннан Диплом һәм кыйммәтле көмеш авторучка тапшырылды. Әсәрдәге өзек лауреат исемен яулады. Җитәкчеләре Зөлфия Валиуллина Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев