Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әкълимә әби Абзалова мәрхәмәтле туганнарына рәхмәт әйтеп яши

Олы Бакырчы авылында гомер кичерүче Әкълимә әби Абзалова 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте.

(23 январь, “Апастово-информ”).


Әкълимә әби бүгенге көндә Каратунда энекәшләре тәрбиясендә яши. Җәйләрен исә туган авылында уздыра. Үз аякларында йөри, өй җыештыру, ашарга пешерү кебек эшләрдә дә булыша.
“Эшләмәгән хезмәтем калмагандыр. Урман кисүләр дә эләкте, кырда тир түккән чаклар да онытылмый. Бүген туганнарым тәрбияли. Апамның уллары. Әле ярый алар мәрхәмәтле”, - ди әби.
Фарис һәм Илгиз Галимуллиннар Әкълимә әбине кайгыртып кына торалар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев Әкълимә әбигә район башлыгы исеменнән котлаулар җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев