Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Актив озын гомер» клубы өлкәннәргә дәрес уздырды

Районның ветераннар Советы социаль яклау бүлеге белән тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бара.

(12 октябрь, “Апастово-информ”).


Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Актив озын гомер" клубы дәресе узды. Биредә социаль яклау идарәсе ветераннары һәм өлкән яшьтәге социаль хезмәткәрләр катнашты. Өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре кызыклы һәм файдалы мәгълүмат, авыруларны профилактикалау өчен практик дәресләр әзерләделәр. Шулай ук чара кунаклары "Тулы тормышка адаптация аша" дигән социаль проектны тормышка ашыру өчен төзелгән кабинет белән таныштылар, тренажерларда шөгыльләнделәр.
Очрашу җылы дустанә атмосферада узды һәм тәмле чәй белән тәмамланды.
Бу хакта районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев