Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Актәпи”, “Йолдыз”, “Маруся” конфет ярата

Әлмәндәрдә яшәүче Хәсәнҗановлар гаиләсе күпләп терлекләр асрый.

(1 май, “Апастово-информ“).


Бүгенге көндә аларның 30 башка якын атлары, 11 сыерлары, 8 үгезләре бар.

“Эшкә иртәнге сәгать 4 тә чыгабыз. Кечкенә вакыттан бирле ат асрыйбыз. Атлар - акыллы хайваннар. Алар яраттыра беләләр“, - ди Азат Хәсәнҗанов.



Рафия апа Хәсәнҗанова сүзләренчә, ат асрау, балалар бик кечкенә чакта ук, әнисе үлгән нәни колынны жәлләп үзләренә алып кайтудан башланган. Шул көннән бирле, инде 30 елдан артык Хәсәнҗановларның атсыз торганнары юк. Бары тик баш санын арттырганнар һәм төрле токымлыларны асрарга тырышалар.



Хәсәнҗановлар сүзләренчә, атлар конфет ярата икән. Аларның һәркайсының үз холкы, үз исеме дә бар. Мисал өчен, “Актәпи”, “Йолдыз”, “Маруся” һәм башкалар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев