Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аквапаркта хлор белән 9 кеше агуланган…

Краснодар краеның Анапа шәһәрендә тугыз кеше аквапарк суында хлор күп булу сәбәпле, хастаханәгә эләккән. 

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Алтын пляж» аквапаркында җиһазларда техник өзеклек булган, шуның аркасында судагы хлор концентрациясе арткан», – дип аңлатканнар хакимияттәгеләр.

Әлеге хәл нәтиҗәсендә биш бала һәм дүрт олы кеше зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган. Анапа мэры кушуы буенча урынга шәһәр башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары килгән. Краснодар крае прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү башлаган.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/07/77444/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев