Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акхуҗа авылында яшәүче Наил һәм Гөлирам Нигъмәтҗановларга Кыш бабай һәм Кар кызы күчтәнәчләр алып килде

Нигъмәтҗановлар 8 бала – 4 ул һәм 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр.

(30 декабрь, "Апастово-информ").

Бүген 18 онык һәм 2 оныкчыкка яраткан дәү әти, дәү әни булып яшиләр. Иң горурландырганы - 8 балаларына да югары белем биргәннәр. Алар барысы да үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Кызлар барысы да укытучылар, егетләрнең исә өчесе хәрби юлны сайлаган, бер уллары юридик өлкәдә хезмәт итә. 
Элек-электән, озак еллар бергә тату гомер итүне диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Киң дәрьядагы җил-давылларга каршы тору өчен ирнең нык канатлы, ә аның янәшәсендәге хатын-кызның акыллы, сабыр булырга кирәклеген Наил абый белән Гөлирам апа аңлап яшәгән. 
Акхуҗада туып-үскән, уңган, булган, гел елмаеп кына торучы Наил абый гомерлек яры итеп, Түбән Барышның чая, эшчән, чибәр кызы Гөлирам апаны сайлап ялгышмаган. Аларның язмышлары да уртак. Икесе дә әти назына сусап үскән сугыш чоры балалары. Сугыштан соңгы елларның бар авырлыкларын үз җилкәләрендә татып аякка басканнар, тормыш йөген бердәм булып тартырга өйрәнгәннәр. 
Наил абый 7 классны тәмамлауга эшкә чыга. Хезмәткә зур җаваплылык белән караучы, эшчән, кешегә ихтирамлы егетне тиз күреп алалар. Аны умартачылык буенча укырга җибәрәләр. 
-1962 елда мине үзебездән 6 чакрым ераклыкта урнашкан Берләш урманындагы умартачылыкка куйдылар. Биредә 50 ел хезмәт итеп, 74 яшемдә лаеклы ялга чыктым. Барлыгы 58 ел стажым бар. Хезмәттән туймадым. Яшьлегем яңадан әйләнеп кайтса, тагын 25 ел эшләр идем әле, - ди Наил абый. 
Хезмәтнең тәмен белеп, җиң сызганып, үзе әйтмешли, җир җимертеп, көн-төн белән исәпләшмичә эшләгән еллар бушка узмый. Ул һәр ел саен “Районның иң яхшы умартачысы” исеменә лаек була. Хезмәт нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә. 
Гөлирам апа үзе дә 8 балалы гаиләдә туып-үсә. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыса да, белем алуны дәвам итәргә мөмкинчелекләр булмый. Гомер буе терлекчелек өлкәсендә хезмәт итә. Киң күңелле, ачык йөзле, ихлас булуы белән аерылып тора. Шигырьләр, мәкаләләр дә яза ул, җырларга, биергә ярата. Бик күпләр Гөлирам апаның дәвалы сулышының файдасын тоя. 
-Сыер да саудым, бозау да карадым. Гел алдынгы булдым. Күңел күтәренкелеге белән яшәргә тырыштым. Бүген дә яшьләр янында яшьләрчә, өлкәннәр янында олыларча була беләм, -  ди ул. 
Бүген гаилә башлыгы Наил абый һәм хуҗабикәсе Гөлирам апа тормышларыннан бик тә канәгать.
-Без бик тә бәхетле кешеләр. Балаларыбыз исән-сау, кайталар, китәләр, каршы алабыз, озатып калабыз. Алар кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үстеләр. Барысы да гаиләле, матур тормыш итәләр, - ди алар. 
Гөлирам апа “Ана даны” медаленә, “Ана даны” орденына лаек. Шулай ук Нигъмәтҗановларга ил-көнгә лаек балалар тәрбияләп үстергән өчен “Ата-ана даны” ордены да бирелгән. 
Наил абый белән Гөлирам апа тату, матур, үрнәк гомер юлының серен сабырлыкта түземлектә, бер-береңне хөрмәт итеп яшәүдә күрәләр. 
-Тормыш бик катлаулы әйбер. Төрле чагы да була. Түзгән – түш җыйган, диләр. Авыр вакытларда сабыр итеп кала белергә кирәк. Икебез дә тугрылыклы яшәдек. Наил минем өчен тырыш, үз сүзендә тора белүчән ир, барыбыз өчен дә терәк булды. Балаларны дөрес, туры юлга бастыруда аның өлеше зур, - ди Гөлирам апа. 
Наил абый исә күп вакытын хезмәткә багышлап, гаилә тормышының җилкәне Гөлирам апа кулында булуын яшерми.
-Гөлирам шат күңелле, тәрбияле хатын булды. Балаларны бик яратты. Алар өчен җанын да бирергә әзер ул. Безнең өйдә һәрчак тәртип булды. Эшкә тыныч күңел белән чыгып китә алу да зур бәхет, - ди ул. 

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан котлаулар кабул иткәндә дә тормыш юлларын барлап, киңәшләрен бирергә, изге теләкләрен җиткерергә дә онытмады Нигъмәтҗановлар.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев