Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аңлатыйк әле өлкәннәргә соцпакетның файдасын

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан ваз кичкән очракта, айга 889 сум акча өстәлә. Ләкин, ярдәм көтәргә урын да калмый.

(9 сентябрь, “Апастово-информ”).


Өлкән яшьтәгеләргә социаль пакетның кай яктан отышлы булуын аңлатасы иде бүген. Федераль ташламаларны алучыларга моны яшьләр үтемле итеп аңлата белә, дип билгеләп үтәләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.
“Бу теманы без инде 15 ел аңлашабыз. 2004нче елда кабул ителгән закон нигезендә, ташламаларны акчага әйләндерү кайбер кешеләрдә кызыксыну уятты. Без бүген тагын бер кат искә төшерәбез. Кеше каты авырып киткән очракта, аңа бит кыйммәтле препаратлар кирәк булачак. Ул чагында кая барып бәрелергә аптырап йөри кеше. Ә социаль пакетың булса, ярдәм янәшәдә”, - дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова социаль хезмәтләр җыелмасын бирү турында гаризаны 1нче октябрьгә кадәр тапшырып булганын искә төшерде. Социаль пакет рецептлар буенча дарулар алырга, санатор-курорт дәвалануга, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрергә һәм дәвалану урынына шәһәр ара транспортта бушлай барып кайтырга хокук бирә.
Менә шуңа күрә, социаль пакет алуны хуп күрүчеләр отачак. Моны кешеләргә, туганнарга матурлап аңлатасы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев