Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Альбина Имаметдинова: “Кытайда дәваланып кайтканнан соң бик күп үзгәрешләр сизелә”

Бүген кечкенә Раина да район башлыгы исеменнән бүләк алды. Аны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова тапшырды. Гаиләгә иминлек, муллык, тынычлык, шатланып тигезлектә яшәүләрен теләде ул.

Кечкенә Раинаның авыруы, яшь гаиләгә ярдәм кирәген газетабыз битләрендә күп тапкырлар яктырттык. Район халкы, хәтта читтә яшәүчеләр дә битараф калмады. Бергәләп ярдәм итү нәтиҗәсендә Альбина кызы Раина белән Пекин шәһәрендә дәвалану узып кайтуга ирештеләр. 
– Бүгенге көндә кызыбызда булган үзгәрешләрне күреп сөенәбез. Ул торып утырырга, үрмәләргә өйрәнеп кайтты. Сеңлесе белән уйнарга, музыка тыңларга ярата. Без аның һәрбер үзгәрешен зур шатлык итеп кабул итәбез. Гаиләбезгә ярдәм кулы сузган район җитәчелегенә, безнең мәсьәләгә битараф булмаган барлык халыкка олы рәхмәтебезне ирештерәбез, - ди Альбина Имаметдинова. 
Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев