Альбина Камалетдинова матурлыкны күрә белә
Апаса яшәүче Альбина Камалетдинова кулына килеп эләккән тасма, тукыма кисәкләре күзгә күренеп матур чәчәккә, сәйлән-мәрҗәннәр якага, муенсага, кәгазьләр тышлыкка әверелеп таң калдыра.
Кисә, тегә, ябыштыра - куллары-кулга йокмый аның. Аның сәләте кызына да күчкән. Хәзер Эльвина да әнисеннән калышмый.
-Моннан 5-6 еллар элек кызыма канзаши алымы белән бизәлгән ободок бүләк иттеләр. Беркемне кабатламаган бүләк иде бу! Шуннан кызыксынып киттем, аны үзем дә эшләп карарга булдым. Төсле тасмалар алдым, чәчкә куя торган матур чәчәкләр, ободоклар ясыйм башладым. Кызымның күлмәкләренә туры килгән чәчүргеч, чәч кыстыргычлар бар иде. Каян аласың? Миңа да кирәк! Ничек ясыйсың? – дигән сораулар ешайды. Кешенең кызыксынуы эшемне тагын да төрләндерергә этәргеч бирде, - ди Альбина.
Шуңа да игътибар иткән бар: Альбина беркайчан да киемне сатудан алган килеш кими. Аңа ниндидер бер үзенчәлек өсти. Йә якасына, муенына сәйләннәр тезә, йә билбау үреп куя, яки түшенә берәр бизәк өсти.
-Мин иң элек үзем уйлаганча ясыйм. Аннан соң, ничек ясыйлар икән дип, интернеттан ачып карыйм. Үзем тойганча, үзем уйлаганча ясарга яратам. Эштә, өйдә буш вакытларымда эшлим. Вак эш булса да, ялыктырмый, ул киресенчә, тынычландыра, күңел күтәренкелеге өсти. Яңа алымнар табасы, башка төрлене эшләп карыйсы килә башлый, - ди ул.
Соңгы вакытта Альбина фоамиран тукымасыннан чәчәкләр эшләү, кәрзиннәр тутыру, бизәү белән дә мавыга.
-Тартыла торган, замшага охшаш тукыма. Ул нык һәм су үткәрми. Чәчәкләрне төрле төсләрдә, төрле зурлыкта ясап була. Тиз эшләнә. Бер чәчәккә 1-2 сәгать вакыт сарыф ителә. Өйгә яңа төсмер бирә. Ясап куям да, матурлыкка сөенәм, - ди Альбина.
Эльвинага әле нибары 11 генә яшь. Ул дәү әнисе Нурия апа янында чигәргә өйрәнгән. Шулай ук алмазная мозаикадан картиналар чигә. Әнисенең чәчәкләр ясау белән дә кызыксынуы да үзенә тарткан.
-Бер өйрәнгәч, гел үзенә тартып, эшлисе килеп тора. Кул эшләремне дусларыма бүләк итәм, күргәзмәләрдә катнашам, - ди Эльвина.
Матурлыкны күзләрең белән күрмәсәң, күңелең белән тоймасаң, аны кәгазьгә күчереп тә, тукымага җан өреп тә булмыйдыр. Камалетдиновлар гаиләсе матурлык дөньясының эчендә яши. Гаилә башлыгы Илдар да төзелеш эшләренә оста. Алар бер-берсенә ярдәмләшеп, уй-хыяллары белән бүлешеп, бер йодрык булып эшли һәм яши.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев