Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов апаслылар белән очрашты

Районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде.

(26 май, “Апастово-информ”).




Тимур Сөләйманов иң элек район үзәк китапханәсендә мәгариф җитәкчелеген, мәктәп, аграр көллият директорларын «Алдынгылар хәрәкәте»нең максаты, хәрәкәтнең төп юнәлешләре белән таныштырды. Аннан Апас урта мәктәбендә укучылар белән очрашты.

"Алдынгылар хәрәкәте" алдында 12 төрле юнәлештә эшләячәк: "Мәгариф һәм белем", "Фән һәм технология", "Хезмәт, һөнәр һәм үзмәшгульлек", "Мәдәният һәм сәнгать", "Волонтерлык һәм иреклелеләр", "Париотизм һәм тарихи ядкарь", "Спорт", Сәламәт яшәү рәвеше", "Медиа һәм коммуникация", "Экология һәм табигатьне саклау", "Туризм һәм сәяхәт" юнәлешләренә - "Туган тел һәм мәдәният, халкыбызның гореф-гадәтләре" дип аталган эшчәнлек тә өстәләчәк.


- Бу хәрәкәтнең миссиясе - Россия белән булу, кеше белән булу, бергә булу, хәрәкәттә булу, беренче булу. ”Алдынгылар хәрәкәте” ул - иң яхшы укучы, имтиханнарда йөз балл туплаучы, олимпиада җиңүчеләренеке генә түгел, ә бихисап күп идеяләре, энергиясе ташып торган гап-гади укучылар оешмасы. Бу энергияне кая юнәлтергә? Әлбәттә, яхшы якка. Биредә һәр егет-кыз үзенә ошаган, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба алачак. Яшьләр үзен кая аңлыйлар, яраталар, кабул итәләр – шунда омтыла. Әлеге хәрәкәт яшьләргә үзләрен табарга мөмкинлек бирер дип ышанам , - диде Тимур Сөләйманов.



Районыбызның бер төркем укучылары «Алдынгылар хәрәкәте»нең “Алга! Киттек!” республика форумында да катнашкан.


-«Алдынгылар хәрәкәте» турында без быел белдек. Һәм җитәкчебез Гөлназ Хантимирова белән берлектә республикакүләм форумда катнаштык. Безгә бик ошады. Яңа дуслар таптык, күп түгәрәкләрдә, мастер-классларда катнаштык. Казанның үзенчәлекле матур җирләрендә булдык, - ди Каратун мәктәбе укучысы Камилә Вәлиева.


Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, республиканың һәр районында иҗтимагый штаблар, ә мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм башка уку йортларында махсус клублар оештырылачак. Хәрәкәт эшчәнлегендә балалар һәм яшьләр – төп рольдә, алар кечкенәдән үк үзләрен бу хәрәкәтнең бер өлеше итеп тоярга тиеш. Бу хәрәкәткә беркем дә мәҗбүри чакырылмый. Яшь буынны кызыксындыру чараларын булдыру – хәрәкәтнең төп бурычы. Барлык чаралар укучылар инициативасы буенча оештырылачак. Шуңа күрә фестивальләр, лагерьлар оештырганда балалар өчен кызыклы һәм актуаль булган анимэ, киберспорт, хайваннарны яклау кебек темаларга басым ясалачак.
 


-Бүген яңа «Алдынгылар хәрәкәте» белән таныштырдым. «Алдынгылар хәрәкәте» ул - бихисап күп идеяләре, энергиясе ташып торган гап-гади укучылар оешмасы. Биредә һәр егет-кыз үзенә ошаган, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба алачак. Алар анда катнашучы гына түгел, алар оештыручы да. Апас яшьләре бик актив. Районда бу хәрәкәткә кушылучылар күп булыр дип ышанам, - диде Тимур Сөләйманов.

 



Очрашуда район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты.



-Яшьләр – безнең киләчәгебез. Районыбызның алдынгы карашлы яшьләре үз сәләтләрен, уңышларын күрсәтә. Яшьләр, һәрчак актив булыгыз, кызыксыныгыз! “Алдынгылар хәрәкәте» һәр кешегә үз урынын табарга ярдәм итәр. Бердәм, бергә булып, үзегезне күрсәтеп, киләчәккә атлагыз, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев