Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әле буяу исе бетмәгән Т-34 танкында танкист булып немецларны Көнбатышка кууда катнаша

10 нчы сыйныф укучысы Хәйруллина Алия #МойГеройМояСемья#МинемГеройМинемГаилэ акциясендә катнашып, дәү әтисе турында сөйли.

Минем Дәү Әтием, Сафиулла Җиһангир улы Җиһангиров 1925 нче елның 9 мартында дөньяга килә. 1943 елның салкын гыйнварында ике авылдан берничә ир-егет сугышка алына. Алар арасында минем Дәү Әтием дә була. Ул үзенең Ватан өчен сугыш юлын I Белорусия фронтында башлый. Әле буяу исе бетмәгән Т-34 танкында танкист булып немецларны Көнбатышка кууда катнаша. Бөек Жиңүне Австриянең Вена шәһәрендә каршылый.
Батырлыклары өчен минем Дәү Әтиемне орден-медальләр белән бүләклиләр:

"Орден Отечественной Войны 1 степени"
"Фронтовик 1941-1945 гг."
"ХХХ лет Советской Армии и Флота"
"20 лет Победы в ВОВ"
" 30 лет Победы в ВОВ"
"40 лет Победы в ВОВ"
"50 лет Победы в ВОВ"
"50 лет Вооруженных Сил СССР"
"60 лет Вооруженных Сил СССР"
"За Победу над Германией в ВОВ" Медалью Жукова.
"70 лет Вооруженных Сил СССР"
"За доблестный труд в ВОВ"
"За доблестный труд в ознаменование 100-летия со дня рождения В.И.Ленина"

Кызганычка каршы Дәү Әтием тиз генә өенә әйләнеп кайта алмый. Сугыштан соң ул нефть разведкасында эшли башлый. Өйгә кайткач, алар минем Дәү Әнием белән тормыш кора башлыйлар. 6 бала үстерәләр. Колхозга кайтып завхоз, зампредседателя, бригадир, завферма, кладовщик кебек җаваплы эшләрдә хезмәт итеп, Дәү Әтием лаеклы ялга чыга. 2012 елның 26 августында ул бу дөньяны ташлап китә.

#МойГеройМояСемья#МинемГеройМинемГаилэ#БессмертныйПолк#БессмертныйПолкТатарстан#БессмертныйПолк2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев