“Алга” яшүсмерләр клубында мөмкинлекләре чикле балаларга шатлык өләштеләр
Яшүсмерләр клубында мәктәп яшендәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Шатлык һәм мәрхәмәт бүләк итәбез” дип исемләнгән чара узды.
(8 декабрь, “Апастово-информ”).
Биредә балалар өчен кызыклы викторина-уен оештырылган. Балалар төрле мавыктыргыч сорауларга җаваплар эзләп, белемнәрен дә сынаганнар.
“Чара күтәренке рухта узды. Балалар бик теләп катнаштылар. Викторина сорауларына да җитез җавап бирделәр. Рәхәтләнеп аралаштылар, ял иттеләр”, - дип хәбәр итте “Алга” яшүсмерләр клубы хезмәткәре Айгөл Идиятуллина. Балалар бүләкләр һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев