“Алга” яшүсмерләр клубында “Яшь армиячеләр” һәм “Форпостчылар” Кубок өчен көрәште
Ярышлар яшьләр “Сәламәт яшәү рәвешен сайлый” наркотикларга каршы акция кысаларында үткәрелде.
(24 декабрь, “Апастово-информ”).
Чара яшьләргә патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү һәм наркотикларга тискәре караш булдыру максатларыннан оештырылды.
Патриотик ярышларда Апас урта мәктәбенең яшь армиячеләре һәм аграр көллиятнең форпостчылары катнашты.
Егетләр кыяга менү, армресстлинг, дартс, шашка-шахмат һәм автоматны сүтеп-җыю кебек күнегүләр эшләп көч сынаштылар.
Нәтиҗәдә Күчмә кубокка Апас урта мәктәбенең яшь армиячеләре лаек булды. Аграр көллиятнең форпостчылары уеннарда актив катнашулары өчен, шулай ук Мактаулы грамоталарга ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев