Алия Карачурина тәнкыйть утына эләккән
Ышанмасагыз, концертка килегез, дигән җырчы.
Алия Карачуринаның яңа җыры премьерасы булды. Аның язылучылары җырчының тавышын танымаган һәм Гүзәл Уразова белән чагыштырган.
"Яратырсыңмы?" җырын башкарганда, чыннан да, Алиянең тавышында Гүзәл Уразованыкы белән бераз охшашлык бар. Аның фанатлары ике лагерьга бүленгән: берәүләре - соклана, икенчеләре - кимчелек эзли.
Алия шәрехләргә җавап биргән.
- Берничә кеше, бу җырда синем тавышың сәер, дип язды. Кемдер хәтта, тавышы Уразованыкына охшаган, дип язган. Әйе, охшагандыр. Мин бу җырны шулай башкардым, чөнки тональлек шундый. Минем анда ноталарым югары, һәм мин нәфис итеп, нечкә итеп җырлыйм. «Авыл киче» җыры тембры белән җырлаган булсам, бу җыр ничек яңгырар иде икән? Күз алдыгызга китерегез. Анда бөтенләй башка тембр, башкача яңгырый. Җыр нинди булса, мин шулай җырлыйм, шуңа гаҗәпләнмәгез. Кемдер тагын, эшкәртүләр күп, дип язган. Юк, бу - минем тавышым. Концертта тере тавышка җырлыйм, тыңларсыз , - дигән җырчы.
Фото социаль челтәрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев