Реклама
Җәмгыять
Алкоголь базарында закон бозылмасын
Районда легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнешен булдырмау буенча ведомоство ара комиссиянең быел 5 утырышы булып узды.
(27 июль, “Апастово-информ“).
Аның материалларыннан күренгәнчә, быелның беренче яртыеллыгында районда 97 контроль-тикшерүләр үткәрелгән. Нәтиҗәдә, законсыз алкоголь әйләнешенең 4 факты ачыкланган. Барлыгы 52 мең сумлык штраф салынган. Быел алкоголь суррогатлары белән агулану очраклары юк.
“Ведомоство ара комиссия республикадагы сыйфаты ышанычлы булган алкоголь продукциясенә өстенлек бирүне хуплый. Алкоголь продукциясе сатучы сәүдә объектларының моның өчен махсус лицензияләре булырга тиеш”, - дип кисәтә дәүләт “Госалкоголь” инспециясенең район буенча вәкиле Гөлнара Абдрахманова.
Районда алкоголь суррогатлары сатылмасын өчен, урыннардагы җәмәгать оешмаларының һәм авыл җирлекләренең дә күмәк тырышлыгы сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев