Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аллаһ кемгә сынаулар җибәрә?

Нинди дә булса авырлыклар белән очрашканда, үзебезгә гел бер үк сорауны бирәбез: «Ник болай булды?», «Ник тагын миңа килде бу авырлык?»

Авырлыклар килми тормый, төрле кешедә төрле хәлләр булырга мөмкин. Хәдистә болай диелә (мәгънәсе): «Аллаһы Тәгалә берәр кешене яратса, Ул аңа сынаулар җибәрә. Әгәр дә кеше сынауны риза булып кабул итсә, ул кеше Аллаһының ризалыгына ирешүчеләр рәтеннән булачак».

Аллаһ кешеләрне авырлык белән генә түгел, рәхәтлек белән дә сынарга мөмкин. Анысын да онытмагыз, дип яза "Дин вә мәгыйшәт".

Мәсәлән, Сөләйман пәйгамбәрне Аллаһ Тәгалә төрле нигъмәтләр белән сыный. Сөләйман пәйгамбәр исә болай ди: «(Кыска вакыт та) Бу (теләгемнең гамәлгә ашуы) шөкер итәрме, әллә шөкерсезлек кылырмы дип, мине сынау өчен Раббымның (миңа насыйп иткән) фазылыннан (бирелгән). Кем дә кем шөкер итсә, үзе өчен шөкер иткән булыр, кем дә кем шөкерсезлек кылса, һичшиксез, минем Раббым – Бай, Юмартларның юмарты», – диде» ("Нәмел" сүрәсе, 40нчы аять).

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-09-19/alla-kemg-synaular-ib-r-2955039?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев