Реклама
Җәмгыять
Әлмәндәр авыл җирлегендә 5 гаилә фермасы төзелгән
Әлеге һәм башка мәсьәләләр турында Әлмәндәр мәдәният йортында узган халык җыенында сөйләштеләр.
(16 нчы гыйнвар, “Апастово-информ”).
Шәхси хуҗалыкларда барлыгы 657 баш мөгезле эре терлек, шуның250 се савым сыерлары, 67 баш ат, 835 баш сарык, 236 оя умарта исәпләнә.
“Биш гаилә фермасында 40 баш савым сыеры бар. Агымдагы елда тагын бер гаилә фермасы төзер дип өметләнәбез. Терлек санын киметмәү максатыннан бирелә торган хөкүмәт ярдәменең әһәмияте би зур. Хуҗалыклардан сөтне 2 шәхси эшмәкәр җыя. 26 сумнан исәп-хисап ясап баралар”, - диде үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев.
Үзара салым акчасына бик күп эш башкарылган җирлектә.
“Юллар төзекләндерелде, чүплек базлары чистартылды, су системасы төзекләндерелде, насослар алынды, үлән чапкычы алынды, олылар һәм балалар ышыкланып тору өчен юл буенда павильон булдырылды, авылга керү юлында 4 яктырту җайланмасы куелдлы”, - диде җирлек башлыгы.
Шулай ук авыл эшчәнлегенә, тормышына, күңел ачу чараларына ярдәм кулы сузган “Апас-мол” берләшмәсенә, читтә яшәүче авылдашларына Илдар Ногманов, Фәнис Галәутдинов, Рашат Сөләймановларга рәхмәтен ирештерде.
Халык җыеннарында авыл хуҗалыгы, Дәүләт программалары. җир һәм милек мәсьәләләре, ясалма орлыкландыру буенча чыгышлар булды.
Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре башкарган эшләре буенча чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев