Әлмәндәр авылы балалары Россия флагы тарихын өйрәнгәннәр
Авылның мәдәният йортында Россия флагы көненә багышланган чара узган.
(22 август, “Апастово-информ”)
Россия флагы көненә багышланган чарада балаларга Россия флагы тарихы турында, флагның төсләре турында мәгълүмат җиткерелгән. Балалар белемнәрен сынап карап, викторина сорауларына да җавап биргәннәр.
“Россиянең төп символлары – флаг, гимн һәм гербның барчабыз өчен дә һәрвакыт мөһим буласына ышанабыз. Балаларыбызның да илебезнең чын патриотлары, бердәм булуларын телибез”, - диде мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Камалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев