Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәндәр кызлары Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек

Бөтендөнья татар конгрессы гүзәл затлар арасында “Оста куллар-2023” бәйгесе уздырды.

 

“Алтын куллы хатын-кыз” һәм “ Аш-су остасы” номинацияләре иң-иңнәр дә ачыкланды. 
“Шушы вакыт эчендә 249 эш алынды. Хатын-кызларыбыз үзенең булганлыгы, уңганлыгы, алтын куллы булуын тагын бер кат исбатлады. Алар арасында яшьләр дә, өлкән апалар, әбиләр дә бар. Бәйгегә Татарстаның Биектау, Арча, Теләче, Алабуга, Әлмәт, Сарман, Мамадыш, Лениногорск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Әлки, Тукай, Саба, Питрәч, Балтач, Апас, Мөслим, Азнакай, Кукмара, Чистай, Лаеш, Чирмешән, Актаныш, Яшел Үзән районнары, Казан, Чаллы шәһәрләре, Россиядән – Свердловск, Ульяновск, Омск, Самара, Төмән, Киров, Новосибирск өлкәләреннән, Пермь крае, Чувашия, Башкортстан, Коми республикаларыннан, Санкт-Петербург, Волгоград шәһәрләре, чит илләрдән – Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларыннан хезмәтләр килде”, - дип язылган интернет челтәрләрендә. 
“Аш-су остасы” номинациясендә: Борнаш авылында яшәүче Гөлназ Шәйхетдинова һәм Әҗемдә яшәүче Инзилә Хафизова Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев