Реклама
Җәмгыять
Әлмәндәр мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрәләр
Апас районның 12 мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оешты. Бу эшне Әлмәндәрдә дә башлап җибәрделәр.
(28 сентябрь, “Апастово-информ”).
Иске Әнәле, Каратун, Шәмбалыкчы, Түбән Биябашы, Урта Балтай, Олы Бакырчы, Болынбалыкчы, Биеш, Әлмәндәр, Иске Йомралы, Апас, Төбәк Черкене мәдәният учакларында әлеге эш алып барылачак.
-Челтәр үрү эше Казанның “Фронт кошчыгы” фонды белән берлектә эшләнелә. Үрелгән челтәрләр алар ярдәме белән төрле хәрби нокталарга барып ирешәчәк. Үрү өчен материаллар белән дә алар тәэмин итә, - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Әлмәндәр мәдәният йортында әлеге эшне тирә-як авылларның мәдәният хезмәткәрләре, авылның оста куллы апалары башкара.
“Изге эшкә бик теләп кушылдык. Егетләребез исән-сау кайтсыннар дип изге догаларыбызга кушып үрәбез”, - ди Әлмәндәр мәдәният йорты мөдире Лилия Камалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев