Әлмәндәрдә гаиләләр зирәклектә сыналган
Әлмәндәр мәдәният йортында да Гаилә елын ачу уңаеннан кызыклы чара узды
(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Парлы үтсен гомерләр” дип исемләнгән кичәдә дүрт яшь гаилә катнашты. Уенлы-биюле кичәнең узып китүе дә сизелмәде.
“Биеделәр, җырладылар, сорауларга җаваплар таптылар, төрле биремнәрдә көч сынаштылар. Соңыннан гаилә елы уңаеннан ясалган фотозонада истәлеккә фотосурәтләргә төштек”, - ди мәдәният йорты мөдире Лилия Камалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев