Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәндәрдә мөнәҗәтләр кичәсе узды

Әлмәндәр авылы мәдәният йортында үткән дини кичәдә олысы-кечесе катнашты.

(23 март, “Апастово-информ”).


“Үлем һәм мәңгелек, кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Алар электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлекне, яхшылыкны, тәкъвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Бүген дә мөнәҗәтләр телдән-телгә, буыннан-буынга күчә”, - ди мәдәният йорты мөдире Лилия Камалиева.


Мөнәҗәтләр әйтеп, аларның мәгънәләренә тукталып, вакытның узганын да сизми калды алар. Мәгънәле һәм эчтәлекле кичә дәвамлы булыр дигән өметтә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев