Әлмәндәрдә тәүге сайлаучылар бүләк алды
883нче номерлы Әлмәндәр сайлау участогында барлыгы 215 сайлаучы исәпләнә. Олысы-кечесе беренче көнне үк сайларга – үз тавышын бирергә ашыга.
(15 март, “Апастово-информ”).
18 яше тулып, тәүге тапкыр сайлауга килүчеләр дә активлык күрсәтә. Риназ Хәлилов, Илнар Хафизов иртәдән үк участокка килде һәм бүләк тә алды.
“Безнең тавышыбыз да киләчәгебез өчен кирәк дип уйлыйбыз. Сайлау көнен көтеп алдык, азрак дулкынланып сайлауга килдек”, - диләр яшьләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев