Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлмәндәрдән Роза әби Чупаева 95 яшьлеген каршылады

Роза әбине гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырылды.

Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев  акъәбигә изге теләкләрен юллады.

Роза апа Чупаева күрше Әҗем авылында туып- үсә. Сугыш башланганда аңа нибары 14 яшь була. 5 ел буе ул урман кисүдә катнаша.

"Авырлыкны яшьтән үк татып карагач, тормышны горур кичә белдем. Хезмәтне яраттым. Хәзер һәр көнгә шөкер итеп яшим, - ди ул.

Роза әби Әлмәндәр авылы егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Әмирулла белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар фермада хезмәт итә. Бүгенге көндә улы балалары тәрбиясендә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев