Әлмәндәрдән Заһидуллиннар йорты утларга күмелгән
Әлмәндәр авылында яшәүче Заһидуллиннар гаиләсе дә Яңа ел алдыннан йортларын матур итеп бизәп куйды.
(28 декабрь, “Апастово-информ”).
Балалар, оныклар кайтканда матур булсын дип тырыша алар. Җәйләрен дә, кышларын да матурлык эчендә яшиселәре килә.
-Эшкә чыгып чапканда вакыт та җитеп бетмәгәндер. Лаеклы ялга чыккач, күп вакытыбыз бакчада үтә. Оныклар кайтышка матур итеп мәйданчыгын да ясап куйдык. Аңа улларыбыз да булышты. Бакчада бергәләп мәж киләбез. Менә Яңа елны да башкачарак каршы аласы килде, - диләр алар.
Гаилә башлыгы Фәргать абый озак еллар колхозда склад мөдире булып эшләде. Соңгы елларда бригадир вазифасын башкарды. Мәүзинә апаның хезмәт юлы авыл Советы, балалар бакчасы белән бәйле. Бүген инде алар лаеклы ялда. Хуҗалык эшләре белән кайнашып, балаларын кунак итеп, оныклар сөеп яшиләр.
Борнаш музее җитәкчесе Искәндәр Минһаҗев та аларны авылдашларына үрнәк итеп куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев