Алмаз Тугушев: «Хезмәте авыр, җаваплы булса да, үзенчәлекле һәм кызыклы булды»
Апас районы Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының 47 нче утырышы узды.
Утырышта район Советы депутатлары, район прокуроры, район һәм җәмәгать суды вәкилләре, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, төрле өлкә җитәкчеләре, район Советы һәм башкарма комитетының урынбасарлары, җаваплы хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Беренче көн тәртибе буенча Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Тугушев Алмаз Абзал улыннан үз теләге белән отставкага китүенә бәйле рәвештә вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасы каралды.
"Хөрмәтле Айрат Габделхакович, депутатлар, утырышта катнашучылар! Республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрының урынбасары вазифасына тәкъдим булды. Мин ризалаштым һәм гариза язарга булдым. Район башкарма комитеты җитәкчесе булып өч ел сезнең белән, көчле командада эшләү дәверендә тормышның иң мөһим чорын уздым һәм тәҗрибә тупладым дип әйтә алам. Эшләү дәверендә төрле вакыйгаларны уздык. Пандемия, өлешчә мобилизация чорларын бергәләшеп, аңлашып эшләп чыктык. Республика һәм федераль ярдәм белән район халкы өчен уңайлылыклар тудырылды. Биналар төзекләндерелде. Хезмәте авыр, җаваплы булса да, үзенчәлекле һәм кызыклы булды. Үземнең урынбасарларыма, Совет һәм башкарма комитеты хезмәткәрләренә, авыл җирлеге башлыкларына, барлык өлкә җитәкчеләрен, район халкына рәхмәтемне ирештерәм. Кулга-кул тотынышып, аңлашып эшләвегез өчен, зур тәҗрибә туплауда ярдәмегез өчен рәхмәтнең иң зурысы сезгә Айрат Габделхакович! Барыгызга да исәнлек-саулык телим, эшләрегез гөрләп барсын. Ил-көннәребез тыныч булсын!," - диде Алмаз Тугушев.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Абзал улы Тугушевның үз теләге белән отставкага китүенә бәйле рәвештә вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату депутатларның тавыш бирү нәтиҗәсе буенча бер тавыштан кабул ителде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчегә Рәхмәт хаты тапшырды һәм изге теләкләрен ирештерде.
" Алмаз Абзалович! Сез 2020 елның 27 нче мартыннан район башкарма комитеты белән җитәкчелек иттегез. Эш дәверендә үзегезне белемле, эшен җиренә җиткереп башкаручы, тәҗрибәле җитәкче итеп күрсәттегез. Рәхмәт сезгә! Алдагы эшегездә дә уңышлар, бетмәс энергия, тагын да зур казанышлар телибез!", - диде район башлыгы.
Район башкарма комитеты җитәкчесе конкурс нигезендә генә билгеләнә алу сәбәпле, икенче көн тәртибендә әлеге вазыйфаны вакытлыча башкаручы билгеләп куелды. Бу вазыйфага Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Булат Назыйм улы Әхмәтҗанов бертавыштан кабул ителде.
Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бәйге үткәрү турында белдерү тәртипләре белән район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев