Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алсинә Әхмәтҗанова: «Рәхәтләнеп ял иттек»

Өлкәннәр көне уңаеннан Сатмыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә, «Нурлы булсын гомер көзләре» дип исемләнгән ял кичәсе уздырылды.


Кичәне китапханәче Гөлчәчәк Гисматова алып барды. Авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова үзенең изге теләкләрен ирештерде. Укытучы Рәйсә Борханова җитәкчелегендә мәктәп укучылары ,,Сәламәтлеккә юл" дип исемләнгән мини спектакль күрсәттеләр. Рәйсә Борханова белән Сафура Арысланованың җырлары кичәне тагын да ямьләндерде. Ахырдан мәдәният һәм авыл җирлеге  хезмәткәрләре  әзерләгән чәй табыны артында дәвам итте .
"Өлкән буынны чакырып бик матур итеп ял иттерделәр. Балалар уйнаганны да яратып карадык. Безне шулай хөрмәтләгән өчен Алланын рәхмәте булсын. Рәхәтләнеп ял иттең", - диде Алсинә апа Әхмәтжанова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев