Алсу Хөснуллина, Борнаш мәктәбе укытучысы: Укытучы – үзе үрнәк.
Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар, Әйтер идем сүзләремне телгә төреп. Ул - укытучы, елмайганда каршысында Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп. Укытучы һөнәренең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен һәркем беләдер. Укытучы - һәркайда үрнәк кеше. Ул - артист та, язучы да, шагыйрь дә, спортчы да. Укытучылар икенче әниләр дип...
Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар,
Әйтер идем сүзләремне телгә төреп.
Ул - укытучы, елмайганда каршысында
Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп.
Укытучы һөнәренең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен һәркем беләдер. Укытучы - һәркайда үрнәк кеше. Ул - артист та, язучы да, шагыйрь дә, спортчы да. Укытучылар икенче әниләр дип бик еш әйтәләр. Нәкъ менә шундый укытучыларэшли безнең мәктәбебездә . Сүзем Борнаш мәктәбе укытучылары турында булыр.
Белем алу гына түгел, ә дөньяга карашыбызны формалаштыру да укытучылар йогынтысында башкарыла. Без аларга үзебезнең проблемаларыбыз белән мөрәҗәгать итәргә, шатлыкларыбызны уртаклашырга, уңышсызлыкларыбызга зарланырга, алардан ярдәм сорарга мөмкинбез... Минем уйлавымча, укытучының төп сыйфаты булып аның укучыларны аңлавы, түземлелек, һәм ничек кенә гаҗәп тоелмасын, иҗаты тора.
Аеруча да Борнаш мәктәбендә белем бирүче Гаптрахманова Роза Галәтдин кызы, Хәйруллина Венера Мансур кызы, Минһаҗева Галия Әхсән кызы, Бикмурзина Фирдәвс Искәндәр кызы кебек тирән ихтирамга лаек укытучыларыбызны атап китәсем килә. Чынлап та, укучыларның киләчәктәге уңышлары чыганаклары башында нәкъ менә алар торалар. Алардан үрнәк алып торучы яшь буын укытучылары да үзләренең һөнәри осталыклары белән Борнаш мәктәбен алдынгылар рәтендә тоталар.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән ихлас котлыйм. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, йортларыгызга иминлек телим. Сезнең бурыч - яшь буынга дәрес бирү генә түгел, алар өчен һәрьяктан үрнәк шәхес, алыштыргысыз остаз, психолог, илһам бирүче, матур эшләргә рухландыручы булу. Шушы югарылыкта булу өчен белем чишмәгез, иҗатыгыз, хезмәт энтузиазмыгыз чыганаклары беркайчан да саекмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев