Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алтын бөртекләребез – балаларыбызны саклыйк!

Танай-Турай балалар бакчасында тәрбия елына нәтиҗә ясау, киләчәккә бурычлар билгеләү һәм яңа уку елына әзерлек буенча районыбыз балалар бакчалары мөдирләренең киңәшмәсе узды.

(28 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).


Тиздән балалар бакчалары сабыйларның шат авазларына күмеләчәк. Алар тәрбияче апаларын, дусларын сагынып бакчага ашыгачак. Әмма бакча мөдирләре, тәрбиячеләр аларны кабул итәргә тулысынча әзер булырга тиеш. Әле арабыздан китәргә ашыкмаган чирдән барлык саклану чаралары, таләпләр үтәлү мөһимлеген беребезгә дә онытырга ярамый. Киңәшмәнең беренче өлешендә моның турында җитди сөйләшү барды.
“Барлык саклану чаралары да әзер. Сезгә алар белән төгәл файдаланырга һәм “Роспотребнадзор“ кушкан барлык таләпләрне үтәргә кирәк. Тәрбияче авырып китәме, бала кәефсезләнеп торамы, тиз арада бернинди тоткарлыксыз өйләренә кайтарып җибәрегез. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын иде“, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина дә вирустан саклану буенча катгый таләпләр куйды. Һәр бакчага антисептиклар һәм башка саклану чаралары таратылганын әйтеп үтте. Шулай ук, бакчаларга сыйфатсыз азык-төлек продукциясе үтмәскә тишлеген тагын бер кат искәртте.
“Зинһар өчен, балаларыбыз-алтын бөртекләребезне саклыйк. Һәр нәрсәгә җаваплы карыйк“, - диде ул бакча мөдирләренә мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмәнең икенче өлеше тантаналы төстә үтте. Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен тәрбиячеләр мәгариф бүлегенең Мактау Грамоталарына, яңа уку елына яхшы әзерләнгән һәм методик ярдәм оештыруда югары нәтиҗәләргә ирешкән балалар бакчалары Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Тәрбиячеләр үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар, яңа уку елына бурычлар куйдылар, мастер-класслар үткәрделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев