Реклама
Җәмгыять
Алтын туйларын каршы алган парлар
Моннан 50 ел элек Дүртиле егете Таһир һәм Борнаш авылы кызы Фирая парлы гаилә юлына аяк баскан.
(26 декабрь, “Апастово-информ”).
Бер уйда, бер фикердә булып, шатлыкларны да, борчуларны да уртак итеп яшәгән парлар Алтын туйларына килеп җиткән. Аларга парлы гаилә бәйрәме уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
Таһир абый яшьли техникага утыра. Ул гомер буе шофер булып эшләп лаеклы ялга чыга. Фирая апа исә озак еллар терлекчелек тармагында эшли. Әлеге тырыш гаиләдә 2 ул һәм 1 кыз үсә.
“Яшьләр өчен дә, авылдашлар өчен дә үрнәк гаилә. Озак еллар тигезлектә яшәргә язсын аларга”, - ди Розалия Насыйбуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев