Амбарлар иген белән тулды
Апас аграр көллияте хезмәткәрләре шатлыклы мизгелләр кичерә.
(17 август, “Апастово-информ”).
Елына күрә бөртеклеләр уңышы матур булды. Амбарлар инде иген белән тулды. Көллияттә укучы студентлар да быел басуларда бик нәтиҗәле практика үттеләр. Алар да арпа һәм бодай җыюда катнаштылар.
“Моннан тыш, яшьләр тәҗрибәле мастерлар җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарын йөртү һәм ремонтлау буенча күнекмәләр дә алдылар. Хезмәт күнекмәләре киләчәктә укуларында һәм тормышларында бик кирәк булачак”, - дип хәбәр итә Апас аграр көллияте директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев