Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Амин, Сания апа!

Кильдураз тимер юл станциясенең иң матур, җыйнак йорт хуҗабикәсе Сания Саттарова бу көнне кунаклар кабул итте. 90 яшьлеген билгеләп үтүче, алты солдат егет, бер кыз бала тәрбияләп үстергән анага хөрмәт бик зур булды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хаҗҗәт Сабиров, "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге директоры Хәйдәр...

Кильдураз тимер юл станциясенең иң матур, җыйнак йорт хуҗабикәсе Сания Саттарова бу көнне кунаклар кабул итте. 90 яшьлеген билгеләп үтүче, алты солдат егет, бер кыз бала тәрбияләп үстергән анага хөрмәт бик зур булды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хаҗҗәт Сабиров, "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге директоры Хәйдәр Булатов кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләргә күмделәр үзен. Россия Президенты Владимир Путинның Котлау Хатын кулыннан төшермәде бу көнне юбиляр, бүләк итеп бирелгән мамык юрганнарны сыйпап һич кулы талмады. Балалары, онык-оныкчыклары турында сөйләп, хәтер сандыгын актарып туймады.

-Рәхмәт оланнар, рәхмәт дөньяда гади бер авыл кибетчесе яшәвен онытмаган җитәкчеләргә. Ирем Якуп кына менә минем бу шатлыгымны уртаклашырга өлгерми бик иртә бакыйлыкка күчте,-дип моңсуланып та алды. Килдуразыбыз хәзер бик якты, урамнарыбызны, су юлларын да яңарттылар менә. Шушы рәхәтлектә яшәп, йөз яшемне дә шушындый кадер-хөрмәттә каршыларга насыйп итсәң идең Ходаем,- дип, теләп, догалары белән озатып калды. Амин, Сания апа!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев