Әмир Камалиевның истәлегенә багышланган театр бәйгесенең сайлап алу туры узды
Район башлыгы тәкъдиме белән якташыбыз, танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев истәлегенә театр бәйгесе узды.
(3 март, “Апастово-информ”).
Бәйгенең максаты - балаларда театр сәнгате аша рухи-әхлакый тәрбия бирү.
“Мәктәпләрдә оешкан 18 театр коллективы онлайн рәвештә спектакльләрен тәкъдим итте. Барысы да бик тырышып әзерләнгәннәр иде. 14 мартта фестивальгә йомгак ясалачак”, - дип хәбәр иттеләр районның яшьләр үзәге һәм спорт бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев