Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталын дөрес кулланыйк

Район прокуратурасы Ана капиталы сертификатын куллану таләпләре үтәлешен тикшерде. Нәтиҗәдә, Закон бозу очрагына тап булды. Бер ханым баласы туганнан соң, 2013 елның октябрендә дәүләт сертификатын ала. Аның гаризасы нигезендә 408 мең 960 сум акча килешү буенча алынган займның төп өлешен һәм процентларын каплау өчен юнәлтелә. Ханым 6 ай эчендә күчемсез...

Район прокуратурасы Ана капиталы сертификатын куллану таләпләре үтәлешен тикшерде. Нәтиҗәдә, Закон бозу очрагына тап булды. Бер ханым баласы туганнан соң, 2013 елның октябрендә дәүләт сертификатын ала. Аның гаризасы нигезендә 408 мең 960 сум акча килешү буенча алынган займның төп өлешен һәм процентларын каплау өчен юнәлтелә. Ханым 6 ай эчендә күчемсез милекне уртак милеккә күчерми, өлешләрне билгеләми, аны үзенә рәсмиләштерә һәм йортны сатып, акчаны үзе теләгәнчә файдалана. Прокуратура акчаны пенсия фонды файдасына кайтарту турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев