Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Әни елый-елый кулын болгап калды”

Шәмбалыкчы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт ага Хәйруллин җәй аенда 100 яшьлеген каршылады. Күзләр тимәсен, ул бүген дә тынгысызлыгы, зиһене, тормышны яратуы белән сокландыра.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт абый Хәйруллин 1941нче елның августыннан хәрәкәттәге армиядә була.
-Мин катлаулы тормыш юлы уздым. Балачагым үзгәрешләр, коллективлашу, колхозлашу чорына туры килде. Мәктәптә тырышып укыдым. Түләп уку мөмкинлеге булмау сәбәпле, техникумны тәмамламыйча, колхозга эшкә кайттым. Юл буенда арыш урган чакта атлы авылдашыбыз миңа сугышка повестка китерде. Әни мине озатканда елый-елый кулын болгап калды, - дип искә ала Зиннәт абый.
Мәскәү, Калуга, Смоленск, Калинин, Брянск өлкәләрен, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша ветеран. Сугышны Балтыйк дингезе янында Кенигсберг шәһәрендә, хәрби хезмәтен 1947 елда Көнбатыш Украинада тәмамлый, демобилизацияләнә һәм авылга кайта.
-Фронтка терлек ташый торган вагоннар белән озаттылар. Ул чакта Мәскәү янында каты сугышлар бара иде. Җиңүне дә, югалтуларны да күрдек. Сугыш беткәч тә 2 ел хезмәт иттем, - ди ул.
Зиннәт ага Ватан сугышының 1-2 дәрәҗә, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.
Зиннәт ага яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшә. 1948 елдан 1972 елга кадәр Шәмбалыкчы сигезьеллык мәктәбендә, 1973 елдан Морзалар урта мәктәбендә география, астрономия фәннәрен укыта, пенсиягә чыкканчы директор урынбасары булып эшли.
-Мәктәпкә килгәч Тәтештә педагогия училищесын тәмамладым. 1950 елда Югары белем алырга да кердем. Казан педагогия институтының география факультетында укыдым. 50 ел балалар укыттым, - ди Зиннәт абый.
Лаеклы ялга чыккач та тик кенә утырырга теләми тынгысыз күңелле Зиннәт абый. Авылдашлары – атаклы опера җырчылары, Россиянең Халык артистлары Фәхри Насретдинова һәм Бану Вәлиева музеен оештыруга керешә. 1993 елдан 2010 елга кадәр бу музейнының директоры булып эшли.
-Музейны оештырганда бер экспонат та, аларны куярга өстәл дә юк иде. Үз тырышлыгым белән барын да булдырдым, - ди ул.
Зиннәт абый үткәннәр хакында озаклап сөйли ала. Аның һәр җөмләсе төзек, мәгънәле һәм тулы. Вакыйгалар, мәгълүматлар төгәл, ачык, аңлаешлы. Тормышны сөеп, һәр көненнән тәм табып яши ул. Уллары, оныклары аны кайгыртып кына тора. Кышларны Казанда уздырса да, Шәмбалыкчыда ул үз һәм хөрмәтле кеше. Күңеле тулып ташыганда Зиннәт абый кулына каләм ала. Ул район газетасының һәм республика басмаларының актив хәбәрчесе дә.
Уллары, оныклары Зиннәт абыйны азга гына да ялгызын калдырмый. Аның белән горурланып яшиләр.

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев