Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Әниемә изге теләкләр!” бәйгесе җиңүчесе - Маһирә апа Гашикова

Аналар көне уңаеннан, социаль челтәрләрдә “Әниемә изге теләкләр!” бәйге узды. Шартлары гади генә, әниләребезгә җылы теләкләребезне юлларга кирәк иде. Туры эфирда лотерея уйнатып җиңүчене дә билгеләдек. Әлмәндәр авылыннан Маһирә апа Гашикова балаларыннан изге теләкләр кабул итеп алса, “Йолдыз” (“Звезда”) газетасыннан махсус бүләккә ия булды.

-Әнине сөендерергә яратам. Янына да гел барып йөрибез. Бәйрәм уңаеннан да әнә шулай интернет челтәрләре аша котлыйсым килде, - ди Әҗемдә яшәүче кызы Инзилә Хафизова.

Маһирә апа һәм Әһлулла абый Гашыйковлар 53 ел парлы тормыш сукмагыннан атлыйлар. 7 балаларының, 13 оныкларының шатлыкларына сөенеп, игелекләрен күреп яшиләр алар. Уллары барысы да армия сафларында хезмәт иткән, менә дигән гаилә башлыклары. Кызлары исә уңган куллы хуҗабикәләр.

-7 бала үстереп, декрет ялы да күрмәдем. Чөгендердән кайттык та, фермага чаптык, фермадан кайтканда өй мәшәкатьләре көтеп тора иде. Дуңгызчылык өлкәсендә генә дә 20 ел эшләдем. Лаеклы ялга чыккач та 3 ел хезмәттән аерыла алмадым. Эшләп яшәдек, балалар да шул үрнәктә үсте, - ди Маһирә апа.

Бүген алар өй тирәсендә кайнашып, балаларга киңәшче булып гомер итәләр. Маһирә апа кул эшләренә оста, Әһлулла абый терлекләр янында кайнаша. Атна азагы җиткәч, өй тутырып, балалар, оныклар кайта.

-Урындык япмалары, башмаклар бәйләп куям. Кызларым үземнән дә уздырган. Алардан оныкларым өйрәнә. Яшьлегебез артта калса да, ул чакта өйрәнгән шөгыльләр онытылмый, - ди Ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев