Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас аграр көллияте җитәкчесе итеп Нигъмәтҗанов Илгизәр Әнис улы билгеләнде

Район башлыгы Равил Хисаметдинов яңа җитәкчегә уңышлар теләде.

(26 апрель, “Апастово-информ“).


Илгизәр Нигъмәтҗанов районыбызда туып-үскән. Бүгенге көндә дә ул Апаста яши. 1998нче елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында, аннан соң 2007нче елда “Социаль һәм гуманитар белемнәр“ институтында хисапчы белгечлекләре алган. Хезмәт юлын Аюкөйдергән авылының “Яңа юл“ хуҗалыгында баш хисапчы урынбасары булып башлап җибәргән. Аннан соң эшен Югары Балтай авылының “Ирек“ оешмасында баш хисапчы булып дәвам иткән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә ревизор, Шәмәк авылының “Чулпан“ хуҗалыгында колхоз рәисе, шулай ук Сатламыш, Идрәз авыллары хуҗалыкларында хезмәт иткән. Илгизәр Әнис улы шәхси хуҗалыкларда терлекләр үрчетү белән шөгыльләнгән, шул ук вакытта хисапчы вазифаларын да башкарган. Бүгенге көнгә кадәр “Апас-МОЛ“ берләшмәсендә генераль директор урынбасары булып уңышлы гына хезмәт итә.
Илгизәр Нигъмәтҗанов “Ак Барс“ Холдинг компаниясенең Мактау грамотасы иясе.
Гаиләле. Тормыш иптәше Гөлфия белән ике бала тәрбиялиләр.
Район башлыгы Равиль Хисаметдинов Илгизәр Нигъмәтҗановка яңа вазифасында уңышлар теләде, тырыш, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итәргә теләк белдерүче, туган ягын яратучы яшь белгечләр хәзерләүдә коллективны нәтиҗәле хезмәткә юнәлдерер дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев