Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас аграр көллияте хезмәткәре Фирдүс Гәрәев 30 елдан бирле руль артында

Ул тәҗрибәле, игътибарлы шофер гына түгел, үзе белгәннәрне яшь буын күңеленә җиткерүче остаз да.

(26 октябрь,“Апастово-информ“).


Фирдүс абый Апас урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, һөнәр училищесына белгечлек алырга килә. Озакламый хезмәт юлын да биредә башлап җибәрә.

“Хезмәтемне башлаганда директорыбыз Рәшит Шәйхиевның тәэсире зур булды. Төгәллеккә, таләпчәнлеккә, эшне җиренә җиткереп эшләү серләренә ул өйрәтте. Бездә укып чыккан шоферлар инде үзләре тәҗрибәле хезмәткәрләр“, – диде ул.

Фирдүс Гәрәев студентларга йөк машинасында йөрү серләрен өйрәтә. Шул ук вакытта автобуста да хезмәт итә. Укучыларны укырга алып килү, өйләренә озату аңа йөкләнгән. Җәй көннәре исә комбайн руле артына утыра. Яшь буынны да үз үрнәгендә тәрбияли.

“Руль артындагы кешегә һәрчак уяу булырга кирәк. Шофер һөнәрен китаптан укып кына белеп булмый, аны күнекмәләр аша өйрәнеп, үз тәҗрибәңдә камилләштерсәң генә“, – ди остаз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев