Апас аграр көллияте пешекчеләре “Яшь һөнәр осталары“ бәйгесендә
WorldSkills Russia - "Яшь һөнәр осталары" Республика чемпионатында район яшьләре дә теләп катнашты. Апас аграр көллияте яшьләре Казан шәһәрендә һөнәри осталыкларын күрсәтте. Лилия Аллаярова "Татар ашлары" компетенциясендә гөбәдия һәм калҗа пешерү, аларны матур итеп табынга чыгару буенча, Алсинә Сафиуллина "Пешекче эше" компетенциясендә котлет, салатлар, пирог, соус ясау буенча сыналды. Яшь...
WorldSkills Russia - "Яшь һөнәр осталары" Республика чемпионатында район яшьләре дә теләп катнашты. Апас аграр көллияте яшьләре Казан шәһәрендә һөнәри осталыкларын күрсәтте. Лилия Аллаярова "Татар ашлары" компетенциясендә гөбәдия һәм калҗа пешерү, аларны матур итеп табынга чыгару буенча, Алсинә Сафиуллина "Пешекче эше" компетенциясендә котлет, салатлар, пирог, соус ясау буенча сыналды. Яшь пешекчеләр сынатмадылар. Җитәкчеләре Гөлназ Сөләйманова һәм Гөлнара Кәбирова аларга аш-су серләрен җентекләп төшендерде. Кызлар Сертификатларга лаек булдылар. Пешекчеләрне бәйгегә алып барган Гөлназ Сөләйманова шулай ук Сертификатка ия булды. Ул регион чемпионатына эксперт булып барды һәм кабат Сертификатка лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев