Апас аграр көллиятенә бу уку елына 55 студент кабул ителде
Оешканына ярты гасырдан артык тарихлы Апас аграр көллияте бу уку елын да көязләнеп, матурланып каршы алды. 2 сентябьрдә беренче дәрескә чакырып, Раиль Мәүлетов һәм Адилә Мещерякова беренче кыңгырау шалтыратты.
Беренче курска бүгенгә Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Тәтеш, Югары Ослан һәм башка районнардан 55 студент кабул ителде,-ди директор урынбасары Илсур Хәлимов.
Бүген Апас аграр көллияте аудиторияләрендә 210 егет һәм кыз төрле һөнәр нечкәлекләрен өйрәнә. Шактый гына студентлар WorldSkills Kazan 2019 Республика, Россия сайлап алу турында, бу дөньякүләм яшь һөнәрчеләр чемпионатын ачу һәм ябу тантанасында да катнашты.
Белем көненә район мәгариф бүлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе, эчке эшләр бүлеге, “Свияга“ агрофирмасы хезмәткәрләре һәм җитәкчеләр кунак итеп чакырылды. Көллият директоры Фаил Курамшин узган уку елында һәм җәйге хезмәт практикасы вакытында алдынгы урыннар яулаган бер төркем укытучылар һәм студентларга Диплом-Грамоталар тапшырды. Хәерле сәгатьтә, булачак һөнәр ияләре!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев