Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас аграр көллиятендә ачык ишекләр көне булды

Район мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары көллият белән якыннан таныштылар. Ишек алдында тракторлар һәм машиналарда йөреп карау мөмкинлеге дә бар иде. Егетләрне хәрби техника, чит ил тракторлары кызыксындырса, кызлар җиңел машина йөртеп карадылар. Аннан соң барысы да кабинетларда, мастерскойларда укытучы, мастерлар белән очрашып һәр һөнәр турында кыскача белешмә алдылар. Барысы белән...

Район мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары көллият белән якыннан таныштылар. Ишек алдында тракторлар һәм машиналарда йөреп карау мөмкинлеге дә бар иде. Егетләрне хәрби техника, чит ил тракторлары кызыксындырса, кызлар җиңел машина йөртеп карадылар. Аннан соң барысы да кабинетларда, мастерскойларда укытучы, мастерлар белән очрашып һәр һөнәр турында кыскача белешмә алдылар. Барысы белән дә танышып чыккач ашханәдә берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйландылар. Актлар залында укучылар өчен бик матур, эчтәлекле очрашу да булды. Очрашуда район мәгариф бүлеге мөдире Ранис Әхмәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, территориаль үсеш буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Сәлахов, сельхозтехника җитәкчесе Ринат Заһидуллин, МТК "Ак Барс " вәкиле катнаштылар. Көллияттә укытыла торган һөнәрләрнең авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен иң актуаль булуын төшендерделәр. Укытучы-мастерларның чыгышында да тракторист, шофер, пешекче, бухгалтер һөнәрләренең ни дәрәҗәдә кирәкле булуы яңгырады. Көллиятнең директоры Фаил Курамшин укучыларны үзләренә укырга чакырды. - Тракторст, шофер һөнәре алган кеше бервакытта да югалмый. Бездә башлангыч белемне алып, һөнәр туплаган егет-кызлар аграр университетта укуларын дәвам итә алалар, - диде ул. Чыннан да әлеге очрашу бик файдалы һәм күңелле булды. Фоторепортаж сезнең өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев