Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас аграр көллиятендә корбан ашы узды

Өлкәннәр көне уңаеннан Апас аграр көллияте коллективы һәм студентлары биредә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләргә зур бәйрәм чарасы оештырды.

(8 октябрь, “Апастово-информ”).


Бәйрәм чарасында өлкәннәргә мул сыйлы табыннар әзерләнгән иде. Көллият студентлары бәйрәм концерты куеп, кунакларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Өлкәннәргә карата бик күп җылы сүзләр әйтелде, матур чыгышлар яңгырады. Концерт ахырында озак еллар намуслы хезмәт иткән ветераннарга Апас районының истәлекле медале һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Ремонт эшләре башланган вакытта көллият исеменә җитәкчебез корбан чалдырган иде. Корбан ите белән өлкәннәребезне сыйладык. Ә авырып яисә башка сәбәпләр белән килә алмаучыларга күчтәнәч-пакетлар өләштек”, - диде көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Габитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев