Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас аграр көллиятендә соңгы кыңгырау булып узды

Апас аграр көллиятенең 61, 66, 82, 151 һәм 152 нче төркемендә укыган 98 студент өчен бүген “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме үтте.

Студентлар, аларның әти-әниләре өчен тантаналы һәм моңсу бу бәйрәмдә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина һәм район эчке эшләр бүлеге вәкиле Рания Сибгатуллина катнашты. Укуда һәм спортта, җәмәгать эшләрендә, волонтерлык хәрәкәте, төрле Спартакиадалар, “ Йолдызлык“, “Форпост“, “Уорлдскиллз-2019“, башка конкурс-акцияләрдә матур күрсәткечләр яулаган студентларга, укытучыларга Диплом-Грамоталар тапшырдылар. “Свияга“ агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов язгы кыр эшләрендә югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән бер төркем студентларны акчалата премияләр белән бүләкләде.

Тантанада Казан аграр университеты вәкиле чыгыш ясады һәм көллиятне уңышлы тәмамлаган студентларга өстенлекле шартларда югары уку йортында укуларын дәвам итәргә тәкъдим итте.

Бәйрәм вакытында бүләкләр тапшыру студентлар үз көчләре белән әзерләгән бик матур концерт программасы белән бизәлде.

-Быел аграр көллиятне тәмамлаган 15 студент язгы чакырылышта армия хезмәтенә чакыру алды,-диде үз чыгышында район хәрби комиссары Илшат Паймурзин. –Аларга матур итеп хезмәт итү телибез, туган якның иксез-чиксез басулары, әти-әни, туганнарыгыз сезне зарыгып көтә, егетләр!

Ришат Жамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев