Апас аграр көллиятендә Студентлар көне уңаеннан кичә узды
25 январь - Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Студент тормышы - кеше гомерендә иң күңелле, иң истә калган чордыр, мөгаен. Апас аграр көллияте студентлары да вакытларын файдалы һәм күңелле уздырырга тырыша. Студентлар көне уңаеннан да биредә эчтәлекле кичә узды. Студентлар сәхнәдә бар осталыкларын күрсәттеләр. Биеделәр, җырладылар, скетчлар куйдылар, күп кенә...
25 январь - Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Студент тормышы - кеше гомерендә иң күңелле, иң истә калган чордыр, мөгаен. Апас аграр көллияте студентлары да вакытларын файдалы һәм күңелле уздырырга тырыша. Студентлар көне уңаеннан да биредә эчтәлекле кичә узды. Студентлар сәхнәдә бар осталыкларын күрсәттеләр. Биеделәр, җырладылар, скетчлар куйдылар, күп кенә котлаулар кабул иттеләр. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Илсур Хәлимов студентларга үзенең теләк-киңәшләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев