Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас аграр көллиятендә “Ватанны саклаучылар” республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Республика урта һөнәри белем бирү йортлары арасында узган “Ватанны саклаучылар” бәйгесе тәмам. Көн дәвамында егет һәм кызлар төрле спорт, хәрби әзерлек бәйгеләрендә көч сынаштылар, иҗади талантларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, Апас аграр көллияте студентлары командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны яулады. Моннан тыш алар аерым бәйгеләрдә дә иң-иңнәр рәтендә булдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас аграр көллияте җитәкчесе Фаил Курамшин барлык җиңүчеләрне тәбрик итеп, Грамоталар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев