Апас аграр көллиятендә “Ягез әле, егетләр!“ бәйгесендә “Пионерлар“ җиңде
Апас аграр көллиятендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле, егетләр!“ бәйгесе оештырылды.
(20 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
“Егетләр төрле яклап сыналдылар. Үзләренең спорт ягыннан көчләрен исбатладылар. Иң-иңнәр Мактау грамоталары алды“, – диде аграр көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Габитова.
Нәтиҗәдә, 1 урынны –“Пионерлар“, 2 урынны – “Механиклар“, 3 урынны – “Механизаторлар“ яулады.
Ягез әле, егетләр!“ бәйгесе Апас урта мәктәбендә дә оештырылды. Биредә һәр класс җиңү өчен ярышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев