Апас аграр көллияте мөгаллиме “Иң көчле егет” номинациясендә җиңү яулаган
Яр Чаллы шәһәрендә узган Төбәкара “Татар егете-2024” бәйгесенең финал өлешендә Апас аграр көллияте укытучысы Булат Гәрәев та катнашкан.
(2 апрель, “Апастово-информ”).
Бәйгедә финалга чыккан 8 егет көч сынашкан. Алар өчен интеллектуаль ярыш, ирекле формада үзпрезентация, кадак кагу, кул көрәше, “Әгәр мин Президент булсам…” темасына чыгыш ясау кебек биремнәр әзерләнгән. Бәйгедә гомумән, егетләрнең белемнәре, сәләтләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, җитезлекләре һәм тапкырлыклары бәяләнгән. Әлеге бәйгедә Апас аграр көллиятенең яшь укытучысы Булат Гәрәев та уңышлы чыгыш ясап “Иң көчле егет” номинациясендә җиңү яулаган. Бәйгегә әзерләнү өчен аңа укытучылар Рания Нәбиуллина һәм Альбина Габитова ярдәм күрсәткән. Бу хакта Апас аграр көллиятенең социаль челтәрләр битендә хәбәр ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев