Апас аграр көллияте студентлары «Автосессия-2022” бәйгесенең зона этабында катнашып, финалга үттеләр
Җиңүчеләр арасында Апас командасы да бәйгенең финал өлешендә чыгыш ясаячаклар.
(22 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Укучыларыбыз Динар Хөснетдинов, Илнар Шәрәфиев һәм Данил Галимов бәйгедә үзләрен оста машина йөртүчеләр итеп таныттылар. Теория өлешендә дә, фигуралы йөртүдә дә сер бирмәделәр алар. Бәйгенең шарты буенча 1-6 урыннарны яулаган командалар финалда катнашачаклар. Апас егетләре 12 команда арасыннан 4нче урынны яуладылар. Димәк, алар 29 сентябрь көнне Казанда узачак бәйгенең финал өлешендә район данын яклаячаклар”, - дип хәбәр итте укытучы Рамил Мөхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев