Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас аграр көллияте студентлары изге эштә

Апас аграр көллиятенең “Мәрхәмәтле йөрәкләр” волонтерлар отряды өлкәннәргә ярдәм итте.

(19 январь, “Апастово-информ”).



Студентлар Апаста яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә апа Саматова һәм Лениза апа Хисаметдинова янында булдылар. Алар өлкәннәрнең капка төпләрен, ишегалларын кардан арындырдылар.


“Соңгы арада көчле бураннар тору сәбәпле, өлкәннәрнең йорт алларын кар басып киткән иде. Бу хакта социаль хезмәткәр хәбәр иткәч, егетләр белән кичекмәстән ярдәм итергә бардык. Егетләр бик теләп һәм тырышып булыштылар. Йорт алларын, капка төпләрен кардан чистартып, тәртипкә китереп куйдылар. Өлкәннәр бик сөенделәр. Кат-кат рәхмәтләр укып, изге теләкләре белән озатып калдылар", - дип хәбәр итте аграр көллияте директоры киңәшчесе Ләйсән Макарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев