Апас аграр көллиятендә – әкият дөньясы
Яңа елга санаулы гына вакыт калган көннәрдә оешма тирәләрен бизәү матур гадәткә кергән.
(13 декабрь, “Апастово-информ”).
Апас аграр көллияте коллективы да әлеге эшкә теләп кушылды. Студентлар һәм хезмәткәрләр төрле сыннар ясап, ишегалдын бизәп куйды.
“Бергә эшләгән күмәк эшнең нәтиҗәсе дә күзгә күренә. Матур булгач үзебезгә дә күңелле”, - ди көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев